В преддверии Дня матери, 28 ноября в большом зале Дворца культуры "Энергетик" прошел концерт под названием "Кояш гомере телим мин әнием сиңа".
Бүгенге бәйрәм концертыбызга ак яулыклы әбиләр җыелган иде, йөзләреннән нурлар бөркелә. Йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр бары тик алар өчен яңгырады. Әни! Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә - ничә тапкыр гына кабатламый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан - яңа мәгънә алып килә. Әни! Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңнән генә дә әниең синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Бөтен күңелең, йөрәгең җылысы сыйган ул сүзгә. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә. Әнием, дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә, син инде горур да. Хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребез - Әниләр! Кадерлеләребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Сәхнәдә 1нче балалар бакчасының бию коллективы, балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективы чыгыш ясадылар. Тамашачыларның йорәкләрен беренче секундтан ук яулап алган Самат Усманов (1нче балалар бакчасы) бик матур шигырь сөйләде. День матери в России отмечается в последнее воскресенье ноября. В 2015 году праздник приходится на 29 ноября. Именно в этот день мы решили поддержать традиции бережного отношения к женщине, закрепить семейные устои, особо отметить значение в нашей жизни главного человека - Матери. |