Телне кадерлэгэн халык кадерле булыр |
Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне зурлау, хөрмәтләү, саклау һәм үсеп килүче буынга бар матурлыгы белән җиткерү максатыннан, Халыкара тел көне уңаеннан, 18 нче февраль көнне «Энергетик» мэдэният сараенда “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дип аталган традицион әдәби-музыкаль кичә узды.
Әлеге кичәдә урта һэм югары сыйныф укучылыры, шулай ук татар теле һәм әдэбияты укытучылыры, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да катнашты.
Очрашуда шәһәребезнең 44 нче санлы рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Безнең яхшы укытучы” гранты җиңүчесе, “Татарча да яхшы бел” эксперименталь дәреслекнең автор ярдәмчесе Юнысова Раушания Әбүзәр кызының чыгышын барлык укучылар яратып тыңлады. Шул ук мәктәпнең 5 нче “в” сыйныф укучысы Захарова Надежданың “Әбием гөлләре” дигэн шигыре дә бик урынлы яңгырады.
Шулай ук очрашуда Татарстан язучылар берлеге эгъзасы Әлфия Ситдикова катнашты. Курайчы егет – Рөстәм Фәттахов, 13 нче санлы сәнгать мәктәбенең әзерлек төркемендә шөгыльләнүче чын татар малае - Руслан Закировның “Кырлай” җырын, сәхнә ветераны Рафик Сабиров башкаруындагы “Без тынычлык сакчылары!” дигән җырны тамашачы алкышлар белән кабул итте. Традицион кичәбездә “Энергетик” мәдәният сараенын җырчылары Ришат Шәйхетдинов, Марсилия, Илнур Фәйзуллин, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар да катнашты.Саф татар телендә оештырылган бу кичә барлык укучыларга бик ошады, кичә барышында аралашып - сөйләшеп активлык күрсәтүче балалар да күп булды. |
Последнее обновление ( 26.02.2015 г. )
|