Ун ел рәттән "Энергетик" мәдәният сарае артистлары, үзешчән сәнгать коллективлары елның 4 фасылына багышланган русча, татарча концертлар оештыралар.
 Кыш фасылына багышланганы быел "Кич утыру" йоласын искә төшерде һәм 6 нчы январь көнне үтте. Концертның кунаклары итеп "Күңел" радиосы һәм "Чаллы ТВ" үткәргән "Безнең җырчы" финалистлары Мирзанур Хәсәнов, Марс Шакуров чакырылды. Үзешчән сәнгать ветераннары Атлас Исламов, Нурсания Кашапова, Ренат Хамадиев, Рәшит Мәвләвиев чыгышларын да тамашачы бик җылы кабул итте. Концертта автор-башкаручы Илнур Фәйзуллин, яшь җырчылар Алия Хәйруллина, Сөембикә, Динара Мусина, Рэм Каримовлар катнаштылар. Скрипкачы Илдар Абдуллинны тамашачы кат-кат сәхнәгә чакырды. Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Ул залда утыручы якташлык җәмгыяте рәисләрен, Жилкомсервис һәм "Гарант-Сервис" аша килгән ГЭС бистәсе йортларының өлкәннәрен, 2 нче шәһәр больницасы, "Челныводоканал" коллективларын Яңа ел белән тәбрик итте. Киләсе ел фасылына багышланган 6 март көнне булачак концерт "Язгы моңнар" дип атала. |
Последнее обновление ( 11.01.2014 г. )
|